Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда дүрт кешелек тулы бер гаилә үз йортларының базында исереп үлгән

Лаеш районда шәхси йорт базында ир белән хатын, аларның уллары һәм әлегә шәхесе ачыкланмаган пенсионер ханымның үле гәүдәләре табылган.

Әлеге вакыйга Иске Пристань авылында була. Гаилә башлыгы үз йортының базына төшәргә уйлый, биредә ул үзен начар хис итә башлый. Аңа ярдәмгә туганнары килә. Тик гаилә башлыгын коткарып өлгерми алар, үзләренең дә хәлләре начараеп китеп, биредә күзләрен мәңгелеккә йомалар.

Бу хәлнең килеп чыгу сәбәбе төгәл генә билгеле түгел. Хәзерге вакытта әлеге гаилә газ белән агуланып үлгән дигән фаразлар бар. Чөнки базда җилләтү системасы бөтенләй эшләнмәгән булмый. Үлгән ир-ат КФУ кафедраларының берсендә мөдир булып эшләгән.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса