Татарстанда давыл көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе һава торышының бозылуы турында кисәтә.
Көн азагында һәм бүген кич, шулай ук 23 июньгә каршы төндә Татарстанда урыны-урыны белән яшен, көчле яңгыр, боз явуы ихтимал. Давыл булуы да ихтимал. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 19-24 метрга кадәр җитә.
23 июньдә көндез дә һава торышы тотрыксыз булачак. Урыны белән яшенле яңгыр, төньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа