Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда әби-карчыкларны үтерүче эзләнә

Татарстанда 30дан артык ялгыз әби-карчыкның башына җиткән җинаятьчене эзлиләр. Аның корбаннары арасында Казан гына түгел, Идел буе һәм Урал федераль төбәгенең башка җирлекләрендә гомер кичергән ялгыз карчыклар да булган.

Җинаять кылуда 22-30 яшьләр тирәсендәге ир-ат шикләнелә. Буе уртача озынлыкта (175 сантиметр чамасы), ябык гәүдәле ир-ат физик яктан нык үскән, диелә.

Үз корбаннары белән ул подъезд янында таныша, коммуналь хезмәттә эшлим дип таныштыра һәм газ яисә электр җиһазларын тикшерүне сәбәп итеп, фатирга керә. Шунда әби-карчыкларны үтереп, акча һәм зәркән бизәнү әйберләрен талап чыга.

Шуңа да Татарстан Эчке эшләр министрлыгы өлкән яшьтәге ялгыз туганнарны үзләрен генә калдырмаска, ялгыз гомер кичергән очракта шикле кешеләргә ишек ачмаска кисәтергә киңәш итә.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса