Татарстанда бүген 16 градуска кадәр җылытачак
Татарстанда бүген алмашынучан болытлы һава торышы саклана, көндез бераз яңгыр явачак.
Татарстанда 12 апрельдә алмашынучан болытлы һава торышы саклана, төнлә явым-төшем күзәтелми. Көндез урыны белән көнбатыш районнарда бераз яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы 0дән +5градуска кадәр җылы, көндез исә максималь һава температурасы +11..+16 градус булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа