Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда беренче мәртәбә корбанга дөяләр чалачаклар

Быел Татарстанда беренче мәртәбә корбанга дөяләр чалачаклар.

"Дөяләр фермасы" оешмасы җитәкчесе Илнар Гыйрфанов хәбәр иткәнчә, мөселманнарның мөрәҗәгатьләрен истә тотып, Калмыкиядән махсус 6 дөя сатып алынган.
"Корбанга чалу өчен кайтартылган дөяләргә 5 яшь. Аларның дүртесенең сатып алучысы инде билгеле. Бер дөянең бәясе 180 мең сум һәм аннан да артыграк. Аклары - кыйммәтрәк, сорылары - арзанрак", - дигән Гыйрфанов.
Татарстан мөфтие урынбасары, "Гаилә" мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сүзләренчә, дөя - мөгезле эре терлеккә тиң, шуңа күрә аны корбанга чалу ислам дине тарафыннан рөхсәт ителгән. "Дөяне 7 кеше исеменнән чалу зарур. Бу кешеләрнең бер-берсен әйбәт белүе, ышанычлы мөнәсәбәттә булуы мөһим. Дөяне эшкәртү сыер яки сарыкны эшкәртүдән катлаулырак. Мөхәммәт пәйгамбәр, дөя итен авыз иткән кеше таһарәтле булырга тиеш дип әйтеп калдырган", - дип хәбәр итә "Ватаным Татарстан".

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250