Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда балык тоту буенча Дөнья кубогы узачак

Мәгълүм булганча, Бөтендөнья спорт балыкчылыгы федерациясе 2001 елда оештырыла.

Ул дөньяның 50 илендәге балыкчыларны берләштерә, оешманың штаб-фатиры Көньяк Кореяда урнашкан. WSFF өч елга бер тапкыр балык тоту буенча Дөнья кубогы үткәрә. Соңгы тапкыр ул 2012 елның җәендә Испаниядә узды. Ул чакта ук федерация вәкилләре чираттагы турнир Россиядә үтәргә мөмкин дип белдергән иде.

Ниятләр узган ел WSFF вәкилләре илебездә булып киткәч гамәлгә аша башлады. Кореялылар берничә төбәктә, шул исәптән Татарстанда да булды. Биредә алар Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы һәм ТР Аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте җитәкчелеге белән очрашты. WSFF вәкилләрен республикабыздагы Куйбышев сусаклагычы гына түгел, зур үсеш алган транспорт инфраструктурасы да җәлеп итте. Казан зур уңыш белән бөтендөнья Универсиадасын үткәреп җибәргәннән соң, балыкчылык федерациясе катгый карарга килеп, безнең төбәкне сайлады.

Шушы көннәрдә WSFF делегациясенең икенче визиты барышында ярышларны үткәрү турындагы документларга кул куелды. Безнең яктан аларны "Татарстан балыкчылары" оешмасы рәисе Виктор Степанцов имзалады. Әйтергә кирәк, әлеге оешманың идарәсенә республиканың барлык балыкчылык оешмалары вәкилләре керә.

- Хәзер без ярышларны уздыру регламентын төзибез, - ди "Татарстан балыкчылары" оешмасы рәистәше, Татарстан Балык тоту спорты федерациясе президенты Роберт Тәһавиев. - Күркәм гадәткә кергәнчә, җиңүчеләр спиннинг белән балык тотучылар арасында билгеләнә. Алар балыкны моторлы көймәдән торып тотарга тиеш. Әмма без Татарстанда яр буеннан фидерлы кирәк-яраклар белән балык тотарга яратучыларны да бәйгедә катнаштырырга ниятлибез. Мин һәм коллегаларымның күпчелеге җиңүчене тоткан балыкның саны буенча түгел, ә зурлыгына карап билгеләргә кирәк дигән фикердә тора. Дөньяның иң яхшы балыкчыларының тоткан койрыклар саны өчен көрәшүен күз алдына китерегез әле? Алар бит берничә сәгать эчендә йөзләгән килограмм балык каптырачак!

Татарстан Аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте рәисе Илһам Садыйков, үз чиратында, ярышларның форматы быелның ноябрендә Сеулда үтәчәк сөйләшүләр барышында расланачак, дип хәбәр итте. Дөнья кубогы 2015 елның 10-14 июнь көннәрендә узачак. Беренче урынны алучыга - 20 мең, икенче урынга - 10 мең, ә өченче урынны яулаган балыкчыга 5 мең доллар күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак. Аларны WSFF бүлеп бирә. Ярышларны кабул итүче ил спортчыларның һәм хөкемдарларның яшәү шартларын кайгыртырга, бәйгедә катнашучыларны транспорт, балык тоту кирәк-яраклары белән тәэмин итәргә тиеш. Ярышларда дөньяның 65 иленнән балыкчылар катнашыр дип көтелә. Һәр команда 2-3 кешедән торачак. Балык тоту процессын хөкемдарлар видеога төшерергә ниятли. Россия кабул итүче ил хокукында ике команда тәкъдим итәчәк, аларның берсе Татарстан балыкчыларыннан торачак. Бу команданың составы әлегә билгеле түгел. Лаеклыларны киләсе җәйдә балык тоту буенча төбәк ярышларының нәтиҗәләре буенча сайлаячаклар. Әлеге ярышларда теләгән һәркем катнаша ала, әмма көндәшлек көчле булачак - Татарстанда спорт балыкчылыгы буенча алты спорт мастеры, 20 мастерлыкка кандидат һәм йөздән артык разрядник исәпләнә. Ярышларның кайда үтәчәге әле билгесез, бәлки ул Лаеш районындагы "Бережок" ял базасында узар.

- Татарстанда Дөнья кубогын үткәрүнең төп максаты - балыкчылык туризмын үстерү, - ди Илһам Садыйков. - Дөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, балык каптырырга яратучылар өчен балыкчылык базалары төзү, тиешле инфраструктура булдыру, балыкны сәнәгый максатларда тотуга караганда, дәүләт өчен күпкә файдалырак. Туризм өлкәсендәге предприятиеләр, балыкчылык артельләренә караганда, табигатькә азрак зыян китерә. Ярышларның тагын бер өстенлеге балык тоту өчен кирәк-яраклар җитештерүчеләрнең игътибарын Татарстанга җәлеп итүдән гыйбарәт. Әлеге индустрия Ауропа илләрендә һәм АКШта зур үсеш алган. Әгәр дөнья брендлары хуҗалары үз бизнесын бездә дә җәелдерә башласа, төбәк моннан отачак кына.

www.tnv.ru

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250