Татарстанда бала тудыру йортыннан сабыйны милли киемдә алып чыкканнар [+ФОТО]
Актаныш районының Адай авылында яшәүче тәүге тапкыр әни булган Гүзәл Дәүләтова сабые белән бала тудыру йортыннан чыгу өчен алдан бик яхшылап хәзерләнгән.
Улын ул башкалар кебек гадәти юрганга биләмәгән, ә милли орнаментлар белән бизәлгән камзул һәм түбәтәйдән алып чыккан. Ә кечкенә "егет"кә Динислам дип бик матур исем кушканнар. Үзенчәлекле исемле татар "егете"нә сәламәтлек, озын гомер, бәхет телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа