Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда баһадир бала туган

Бу кадәр баланы кабул итеп алучылар шаккаткан. Сабыйның авырлыгы 5 кг 370 грамм, озынлыгы 64 см булган.

- Кызым туганнан соң табиблар палатага килеп-килеп карадылар. Кергән берсе «без сезнең янга, эсккурсиягә» ди шаяра, - ди сабыйның әнисе Ульяна Смыкова.
Аның сүзләренчә әни кеше кызы туасын алдан сизенгән, ә менә ире азакка чаклы малай була дип йөргән. Баксаң, бәхетле әтинең гаиләсендә әлегә чаклы гел малайлар туган. Ирнең бертуган тагын дүрт абыйсы бар, аларның сигез баласы да - малайлар. Шулай булгач бу кыз бөтенесе өчен дә көтеп алган бәхет булып чыга.
Владислава ди исем кушылган бала Смыковларда икечесе - беренчесе ул булган һәм аның туган вакыттагы авырлыгы 4 кг 400 г тәшкил иткән.
Бу хәл Яшел Үзән шәһәрендә булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса