Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда аучы ялгыш иптәшен атып үтергән

Бүген республиканың Лаеш районында, шушы җирлектә яшәүче ир-ат, җәнлек дип бутап, карабиннан 42 яшьлек танышына аткан.

Яраланган ир-ат операция барышында хастаханәдә җан биргән. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү Комитетының ТР буенча идарәсе органнары тарафыннан башлангыч тикшерү эше ачылган.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, ир-атлар пошиларны аулап йөргән. Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар уздырыла. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк. Бу хакта РФ Тикшерү Комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250