Татарстанда Англиядә җитештерелгән патроннар белән тулы әрҗә тапканнар
Мамадыш районында яшәүче зат, җирле полиция бүлегенә Англиядә җитештерелгән патроннар белән тулы әрҗә алып килә.
Әлеге "байлыкларны" ул үзенең абзарын сүткәндә табып ала. Шактый яхшы сакланган әрҗәдә 240 патронлы пулемет лентасы була. Бөекбританиядә җитештерелгән мондый сугыш кораллары Россиядә гражданнар сугышы чорында кулланылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа