Татарстанда 53 яшьлек ир-ат “спайс”ны законсыз рәвештә саклауда гаепләнеп хөкем ителде
Яр Чаллы шәһәре прокуратурасы 53 яшьлек Р.В.ка карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Ир-ат РФ Җинаять кодесының 228нче маддәсенең 2нче өлешендә каралган җинаять кылуда ("Наркотик матдәләрне сату ниятеннән башка аеруча зур күләмдә законсыз рәвештә саклау") гаепле дип табылды.
Суд барышында шунысы ачыклана: былтыр 8 сентябрьдә 10.00 тирәсендә Яр Чаллының Казан проспектындагы кибетләрнең берсе янында "Ford Focus" автомобилендә утырган Р.В. полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Шәхси тикшерү барышында ир-атта 12,34 грамм авырлыктагы наркотик матдә - "спайс" табыла һәм йолып алына. Ул аны элек билгесез заттан шәхсән куллану өчен алган була.
Суд Р.В.ны 3 елга катгый режимлы төзәтү колониясенә хөкем итте, диелә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа