Татарстанда 52 яшьлек ир-ат машинасы белән суга баткан
Гадәттән тыш хәл кичә - 22 августта булган.
Казан - Атабай автомобиль юлында, Столбище бистәсеннән ерак түгел урында, 14 нче модель "Лада" машинасы күлгә төшә. Коткару хезмәтенә бу хакта 18:11 сәгатьтә хәбәр ителә.
Коткаручылар автомобильне судан чыгарган вакытта салонда аның йөртүчесе булуы ачыклана. Столбище кешесе, 52 яшьлек ир-ат үлгән була инде.
Кайбер мәгълүматлар буенча, машина йөртүче аек булмаган. Тикшерү эше дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа