Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда 5 мең зур кешегә 1 ятим бала туры килә

Ятим һәм караучысыз калган кечкенә татарстанлыларның 80 проценты - социаль ятим

1 июнь - Халыкара балалар көне җитү уңаеннан, бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта сүз Татарстанда программа нигезендә балалар һәм үсмерләр белән эшләү тәҗрибәсе һәм җәйге ялларын оештыру, аларны яман гадәтләрдән, җинаятьчелектән йолып калуга юнәлдерелгән профилактик ярдәмче программалары һәм, ниһаять, ятим, караучысыз калган балалар турында шәрехләмә бирелде.

Республика муниципалитетлары белән берлектә видеоконференция режимында 1 июнь - Халыкара балалар көне җитү уңаеннан оештырылган брифингта ТРда балалар хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина сүзләренчә, ятимнәр һәм караучысыз калган, шулай ук гаиләдә яшәүче балаларның хокуклары бозылу мәсьәләләрендә торакка, гаиләгә һәм гаилә элемтәләренә, лаеклы яшәү дәрәҗәсенә хокуклар, шулай ук көч куллануга, көчләүгә каршы саклануга хокуклар иң еш очрый торганы һәм проблемалы саналганы - боларны балаларның мөрәҗәгатьләре раслый. Республикада үз язмышын үзе һәм дәүләт кайгыртырга мәҗбүр ителгән 12121 баланың (Г.Удачина 2011 елның 1 гыйнвары мәгълүматы китереде, тәкъдим ителгән слайдта 2011 лда 1301, 2012 елда 1088 шундый бала ачыкланган дип күрсәтелде) 80 проценты - социаль ятимнәр. Язмышы кырыс булган шушы балаларның 90 проценты балалыкка, опекунлыкка алынган, кабул ителгән гаиләләрдә үсә. Татарстанның 17 ятимнәр йортларында 900дән күбрәк бала тәрбияләнә һәм аларның 40 процент тирәсе җитди авыру, димәк, 500ләп бала гаиләгә алынырга бик мөмкин, дип, Г.Удачина аларның шактые сәламәтлеге ягыннан проблемалы һәм гражданнар гаиләләренә колач җәергә атлыгып тормавына игътибарны юнәлтә. "Уйлап карасаң, бездә 5 мең зур кешесенә 1 ятим бала туры килә, республикадагы ятимнәрне, караучысыз калган балаларны әти-әниле итү өчен куәт зур үзе", - дип басым ясап әйтә ул. Бүген 3,5 меңләп гаилә социаль хәтәр хәлдә һәм аларда 6 мең тирәсе кечкенә татарстанлы яши.

Г.Удачина әйткән 12121 баланың 261е генә ятим, калган 80 проценты - социаль ятим. Ә социаль ятимлекнең сәбәбе - баласын тиешле карамаган өчен ата-ана хокукларын тартып алу. Дөрес, соңгы елларда ата-ана хокукларын кайтаруда уңай хәл күзәтелә башлады: 2008 елда ата-ана хокукларын кайтарырга юллап йөреп, шуңа лаек икәнен раслап 28 кеше генә кайтарса, 2009 елда - 41, 2010да - 36, 2011дә - 41, 2012 елда - 56.

"Беренче канал" телевидениесенең "Пока все дома" тапшыруы авторы-алып баручысы Тимур Кизяков башлангычы һәм шуны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплап йөкләмә бирүе нәтиҗәсендә, "Видеопаспорт" проектында Татарстан да катнаша, төгәлрәге, Татарстанның ятим һәм караучысыз калган балалары. Проектның үз сайты бар: www.videopassport.ru, телетапшыру барышында исә гаиләгә мохтаҗ балалар турында сюжет күрсәтелә. Гүзәл Удачина сүзләренчә, моның өчен бала турында 40 минутлык фильм төшерелә һәм аның яшәеше, сәламәтлеге, мөмкинлекләре, сәләте турында белешмә бирелә, шул рәвешле, гаиләсенә сыендырырга мөмкин булган кешеләр белән бала арасында видеокүпер булдырыла. Нәтиҗәдә, 2011 елда Татарстанның видеопаспорты булган 31 баласының 27се гаилә рәхәтендә яши, былтыр тагын 24 сабый әти-әниле булган. Сайтта теркәлгән һәм шушы проектка катнашкан 22 төбәк арасында Татарстан республикалардан - бердәнбер. Проек ярдәмендә хәзергә 1324 бала гаиләгә урнаштырылган, дип хәбәр итә 1 "Татар-информ".

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250