Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда 2,5 килограмм синтетик наркотик табылган

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре Казанда синтетик наркотиклар сатучы 23 яшьлек адәмнең эзенә төште.

Беркайда да эшләмәүче ир-егетнең өендә 2,5 килограмм төрле синтетик наркотиклар табылган. Бу - 12,5 мең доза әзерләргә җитәрлек наркотик матдәләр. Фатирда синтетик наркотиклар ясый торган кирәк-яраклар да ачыкланган. Күрәсең, өй хуҗасының бөтен шөгыле - наркотиклар ясап сату булган.

Әлеге факт буенча Россия Җинаять кодексының 30нчы маддәсе 1нче бүлеге һәм 228.1нче маддәсе 5нче бүлеге нигезендә (наркотик матдәләрне законсыз җитештерү, сату, тарату өчен) җинаять эше ачылган. Казанның Вахитов районы суды карары белән тикшерү вакытына тоткарланган адәм кулга алынган.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса