Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Татарстанда 20 бала тәрәзәдән егылып төшкән

Казан табиблары шаккаттыргыч саннар китерә: җәй көне генә тәрәзәдән егылып төшкән балалар саны егермегә җиткән. Бу әле Республика балалар клиник хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән очраклар гына.

15 июль көнне Казанда тугыз айлык кызчык икенче каттан, башы белән бетонга егылып төшеп, каты җәрәхәтләнә. Табиблар әле дә аның тормышы өчен көрәшә. Шундый ук хәлләр, Түбән Кама, Бөгелмә шәһәрләрендә кабатланган.

Балаларның егылып төшүенә эссе җәй гаепле, ди табиблар. Кызу көннәр башлануга, бераз һава керсен дип, тәрәзәләрен ачып куя ата-ана. Шул вакытта игътибарсыз калган бала хәлакәткә очрый да инде.
Бу җәй, гомумән, балаларның җәрәхәтләнүе буенча рекорд куйды. Бер-ике яшьлек балалар арасында пешүчеләр дә артты. Ата-аналарның балаларын карап өлгерә алмавымы, әллә мәгънәсезлегеме бу. Инде апрель аеннан башлап ачык калган тәрәзә янында сабыйларыгызны калдырмагыз дип әйтәбез, файдасы юк, - ди Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары, хирург Владимир Филатов.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса