Тормыш - яшәеш

Татарстанда 2 мең литрдан артык ялган алкоголь йолып алынган

Татарстанның Азнакай районында үткәрелгән оператив-профилактик операция барышында полицейскийлар һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре ялган акциз маркалы 2 мең литрдан артык алкоголь продукцияне йолып алган.

Оператив эш берничә юнәлештә алып барылган. Нәтиҗәдә, Азнакай районы Уразай авылындагы шәхси сектор гаражында табылган исерткеч эчемлекләр, шул исәптән, элиталы маркалы алкоголь продукция йолып алынган.

Административ тикшерү кузгатылган. Бу алкогольне куллануның тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булу-булмавын ачыклауга юнәлтелгән тикшерү гамәлләре башкарылачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы матбугат хезмәте.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Татарстанда 2 мең литрдан артык ялган алкоголь йолып алынган
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш