Реклама
Казанда оныгын үтермәкче булган хатын хөкем ителде.
51 яшьлек Рузалия Гайнуллина РФ Җинаять Кодексының 30нчы маддәсенең 3нче өлеше, 105нче маддәсенең 2нче өлеше "в" һәм "д" пунктларында каралган җинаятьләр кылуда ("Кеше үтермәкче булу") гаепле дип табылды.
Былтыр 23 апрельдә көндезге 2ләр тирәсендә Гайнуллина Казандагы Октябрь урамында урнашкан йорт фатирында, 2 айлык оныгы бертуктаусыз елаганга, исерек хәлдә агрессия күрсәтә башлый. Шуннан соң ул кыз баланы кулга алып, идәнгә тотып ата, аннары балконга алып чыгып чиләккә ташлый. Әле дә ярый явыз ниятленең гамәлләре туганнары тарафыннан туктатыла, балага үз вакытында медицина ярдәме күрсәтелә. Гайнуллина гамәлләре нәтиҗәсендә, баланың башы имгәнә, имгәнү аның сәламәтлегенә авыр зыян сала.
Рузалия Гайнуллина гаебен тулысынча таныган. Суд аны 9 елга гомуми режимлы төзәтү колониясенә хөкем итте, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+