Татарстанда 11 яшьлек укучы кызны көчләгән җинаятьчене тотканнар
Казанда кайнар эздән 11 яшьлек укучы кыз баланы көчләүдә шикләнелүче ир-ат тоткарланган.
Җинаять "Жилплощадка" микрорайонындагы Химиклар урамында кылынган, дип яза "Вечерняя Казань". Ир-ат кызны артыннан күзәтеп барган, фатирына кадәр ияреп килгән һәм кыз ишекне ачкан вакытта фатирга бәреп кергән. Өйдә кеше булмаудан файдаланып, әлеге адәм кызны мәсхәрә иткән.
Җинаятьчене бүген тотканнар. Ул 43 яшьлек Казан кешесе, диелә. Кыз - хастаханәдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia