Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстан мөселманнары online-мәдрәсә ача

Татарстан Диния нәзарәте тиздән online-мәдрәсә ачарга җыена. Анда дин сабаклары татар һәм рус телләрендә биреләчәк. Алга таба дини интернет-радио да булдыру карала.

Әлеге online-мәдрәсәне күптән түгел Диния нәзарәте каршында эшли башлаган "Хозур" нәшрият йорты әзерли. Мәдрәсәне "ачу" вакыты август ахырлары-сентябрь башына билгеләнгән. Ул интернетта аерым сайт булачак. Анда мәдрәсәләрдәге дәресләр татар, рус телләрендә укытылачак. Ягъни, мәдрәсәгә йөреп, укый алмаучыларга ул гыйлемне online рәвештә интернеттан алу мөмкинлеге туа. Сайтка китаплар да урнаштырылачак.

Нәшрият җитәкчесе Ришат Хәмидуллинның белдерүенчә, дәресләрне Татарстан укытучылары алып барачак, шул исәптән чит илдәге күренекле галимнәрнең дәресләрен видеолар белән, тәрҗемә ясап, сайтка урнаштыру карала. Алга таба интернетта дини радио да эшләтү планлаштырыла.
​Нәшрият эшне ике юнәлештә алып барачак. Аның бер юнәлеше интернет аша эшләүгә корылган булса, төп эше - китаплар бастыру.

Татар дин галимнәре мирасын кайтару максатыннан, биредә аерым игътибар аларның китапларын бастыруга биреләчәк, ди Ришат Хәмидуллин.

XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар дин галимнәре китаплары хәзерге татар әдәби телендә бастырылачак. Әлеге мирас махсус электрон китапханәгә дә урнаштырылачак.

Хәләл белешмә булдырылды

Интернетта нәшрият тарафыннан зур хәләл белешмә булдырылды. Анда Русиянең төрле шәһәрләрендәге мәчетләр, хәләл кафелар, кибетләр турында мәгълүмат бирелә. Белешмәдә Казан шәһәре турындагы мәгълүмат http://kazan.halalgid.ru/ адресында бирелә.
"Азатлык радиосы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250