Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстан милли музеенда 3D форматлы күргәзмә ясалган

Хәзер милли музейдагы XVIII гасыр Казан губернасы экспозицияләрен www.tatar.museum.ru сайтына кереп 3D форматта карарга була.

Мондый виртуаль күргәзмә эшләүне узган елны милли музейда халыкара "музей төне" чарасында кунакта булган яшь программистлар тәкъдим иткән.

Алар бушлай, үз теләкләре белән 7 айлап шушы 3D проект өстендә эшләгәннәр. Күргәзмәне ясаганда USEFULPLAN дигән програм кулланылган, ул дистанцион рәвештә музей буенча сәяхәт итәргә мөмкинлек бирә икән.

Әлеге 3D проектның исеме дә USEFULPLAN дип атала. Проектны шушы яшьләр төркемендәге Андрей Кондауров җитәкли. Гыйнвар аенда әлеге проект тормышка да ашты. Яшел Үзәннән музейга кунакка килгән мәктәп балалары беренчеләрдән булып 3D сәяхәттә катнашты.

"Мәгълүмәти технологияләрне куллану күп кенә мөмкинлекләр бирә. Хәзер барлык мәктәпләргә югары тизлектәге интернет кертелде. Балаларга дәрестә 3D күргәзмәне күрсәтергә була. Казанны күрергә теләп тә бара алмаучылар, чит төбәктә яшәүчеләр күргәзмә белән таныша ала. Бу проект Казанны танытырга ярдәм итә ", дип сөйлде Азатлыкка Татарстан милли музей җитәкчесе Гөлчәчәк Нәҗипова.

Киләчәктә виртуаль күргәзмә сайлау мөмкинлекләре бик киң булачак. Башка шәһәр музейларыннан кыска гына вакытка китерелгән күргәзмәләрнең 3D төре ясалачак. "Башка шәһәрләрдән китерелгән күргәзмәләр озак вакыт тормый, хәзер алар күп еллар саклана алачак", ди Гөлчәчәк Нәҗипова. Күргәзмәнең аудиогиды да бар, музейга килеп яки килмичә дә үзең теләгән юнәлештә күргәзмә буенча сәяхәт итәргә мөмкин. Ул берничә телдә ясалган, әлегә татар теленә дә тәрҗемә итү процессы бара.

"Азатлык Радиосы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250