Татарстан егете сөйгәненә мәхәббәтен сайлау участогында аңлаткан [+ФОТО]
Казанда сайлау көне 152нче сайлау участогы күзәтүчесе Анастасия Фролова өчен гаять истәлекле булды. Күптәннән үзенә мәхәббәтен белдереп йөргән егете бүген сайлау участогына чәчәк букеты һәм шарлар тотып килгән.
Настя - Казан дәүләт энергетика университеты студенты. Сайлау участогында ул чисталык һәм сайлаучыларның тавыш бирү тәртибе өчен җаваплы.
"Кичне көтәсе килмәде, аннан ул вакытка арый да кеше. Ә хәзер бүләк иткәч аңа күңелле, йөзендә елмаю", - дип аңлаткан, дулкынланып, Динар Кәрамов.
Яшьләр шәхси тормышларының сайлауларга катышы булмавын, ә нәкъ менә 2014 елның 18 сентябрендә очраша башлаганнарын әйткәннәр. Бүген аларның очрашып йөрүләренә ике ел, дип яза "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы.
«Без тулай торакта бер катта яшәдек, бер-беребезне күреп ошаттык. Шуннан соң дуслашып йөри башладык», - дип сөйли Анастасия. Динар КДЭУда магистратурада укый, Анастасия бакалавриатны тәмамлап килә. Диплом алгач, туй ясарга җыенасызмы, дип сорагач, кыз әле егетнең армиягә барып кайтасы барлыгына ишарәләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia