Татарстан чиновнигы мескенгә сабышып субсидия алып яткан
Сүз юк, җәмәгать!.. Кемнең кулында - шуның авызында, диме әле халык?! Әлеге очрак та бу сүзләрнең ачык мисалы.
Менделеевск районының яшьләр һәм спорт эшләре буенча идарәсенең элеккеге начальнигы 130 мең сумлык штрафка тартылган, дип хәбәр итә республика прокуратурасының матбугат хезмәте.
2013 елның гыйнвареннән 2015 елның июленә чаклы Макаров фамилияле чиновник торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүләргә субсидия сорап һәрдаим республика үзәгенә мөрәҗәгать итеп тора. Моның өчен ул ялган белешмәләр ясатып, хезмәт хакын түбән итеп күрсәтә. Нәтиҗәдә шул вакыт аралыгында ул республика бюджетыннан 49 мең сум акча алган.
Элеккеге чиновник үз гаебен тулысынча таныган һәм алган ярдәмен кайтарып биргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia