“Татарстан” авиакомпаниясе арендага алынган икенче “Боинг”ны хуҗасына кайтарган
"Татарстан" авиакомпаниясе арендага алынган икенче "Боинг"ны хуҗасына - Болгариянең "Bulgaria Air" компаниясенә кайтарган.
"Боинг-737-400 VQ-BDB" маркалы әлеге очкыч 1997 елда чыгарылган. "Татарстан" авиакомпаниясе аны 2009 елның июнендә 5 елга дип арендага алган булган. Моңарчы аны Таиландның "Thai Airways" компаниясе кулланган. "Татарстан" авиакомпаниясенең әлеге очкычны арендалаган өчен ай саен 165 мең доллар түләп торганлыгы билгеле, дип хәбәр итә "Ватаным Татарстан".
Фото helloimmo.com сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа