Тапканнар. Бала исән
Өч яшьлек малайны берничә дистә кеше өч сәгать эзләгән.
Бала әти-әнисе белән бергә гөмбәгә урманга бара. Бер мизгелдә ул күздән югала. Аны ярты сәгать эзләп тә тапмагач, ата-ана коткаручыларга хәбәр итә. Аларга урманчылар, 40 студент кушыла. Баланы урман кырыеннан табалар. Бәхеткә, аның сәламәтлегенә зыян килми. Бу хәл Тәтеш районында була.
Сак булыгыз, урманда балаларны күз уңыннан ычкындырмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia