Реклама
Әлмәт эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны өчен иң кадерле булган сугыш орденнарын урлап сатучының эзенә төште.
Май башларында Сөләй авылында гомер итүче 90 яшьлек Зәкәрия Вәлиулла улы Галиуллинның өенә бурычка акча сорап, элеккеге танышы килеп керә. Зәкәрия абый аңа ярдәм итә алмавын әйтә. Әлеге сүзләрдән соң чыгып киткән ир-ат күпмедер вакыттан 6-7 яшьләрдәге бер малайны ияртеп, тагын пәйдә була. Бу юлы ул ветераннан сабыйга сугыш турында сөйләвен, орден-медальләрен күрсәтүен үтенә. Анны-моны уйламаган Зәкәрия абый Бөек Җиңү бәйрәмендә генә киелә торган пиджагына кадалган орденнарын алып, кунакларга сугыш хатирәләрен сөйли башлый. "Истәлекләрне азагына хәтле тыңлап та тормады, тизрәк чыгып китү карады ул", - дип искә ала ул көнне ветеран.
Кунаклар чыгып китәләр. Зәкәрия абый кадерле орденнарны кире урынына куя. Алар турында ул кабаттан көз башларында гына искә ала. Орденнарны тапмагач, шиккә төшеп, полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Түбән Мактама полиция бүлекчәсе участок инспекторы, полиция капитаны Ильмир Әхмәдуллин эзләү эшләрен башлап җибәрә. Алып барылган эзләнү, сораштырулар нәтиҗәсендә теге ир-ат тотыла. Орденнарның югалуында кемнең "кулы уйнавы" инде көн кебек ачык була. Теге көнне сугыш хатирәләрен тыңларга, орден-медальләрне карарга килү алдан әзерләнгән сценарий буенча эшләнгән булып чыга. Бабайның орден-медальләрен сатып, бик тиз генә акча эшләп алырга уйлый ул. Әмма ул бары тик бер орденны гына 350 сумга сата ала, бәхеткә, калганнарын сатарга өлгерми.
Карак тоткарланды, хәзер аңа карата җинаять эше кузгатылды. Полиция капитаны Ильмир Әхмәдуллин Зәкәрия абыйның хәл-әхвәлләрен белешеп, аралашып тора. Тикшерү эшләре тәмамлангач та, орденнар ветеранга кире кайтарылачак. Әлегә ул җинаять эшенең төп дәлиле булып тора. Зәкәрия абый бу көнне түземсезлек белән көтә. "9 Майга алардан башка барсам, бер дә килешмәс, яу кырында ятып калган иптәшләрем алдында үземне гаепле сизәрмен кебек", - ди ветеран.
Р.Мөхәммәтдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы