Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Талантлылар һәм матурлар

18 апрель көнне Яшьләр үзәгендә мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре арасында уздырылган шәһәр бәйгеләре җиңүчеләре һәм призлы урыннарга ирешкән тәрбиячеләр тәбрикләнде.

Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә эшләүчеләр һәрвакыт актив, иҗади, ачык, шул ук вакытта шаян, җитез булулары белән аерылып торалар. Аларныкы кадәр күңелле, кызыклы һәм авыр һөнәр башкача юктыр. Дөньяны таный гына башлаган, сәгать саен яңа ачышлар ясаган кечкенә балаларга барысын да аңлату, күрсәтү, аларга белем, тәрбия бирү - мәктәпкәчә мәгариф хезмәткәрләре алдында торган бурычларның иң мөһимнәре әнә шулар. Тәрбиячеләр арасында тәҗрибә уртаклашу, аларның һөнәри осталыкларын үстерү максатларыннан уздырылучы бәйгеләр һәрвакыт югары дәрәҗәдә һәм аеруча да кызыклы үтә. Быелгы "Йолдызчыклар - 2012", "Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе педагог-психологы портфолиосы", "Ел тәрбиячесе - 2012" бәйгеләре дә якты хатирәләр белән уелып калды.

- Сезнең хезмәтегезгә сокланам. Җиңүләрегез, бәйгеләрдәге чыгышларыгыз артында күпме осталыгыгыз, максатчанлыгыгыз тора. Балалар бакчаларына без һәрвакыт игътибарлы булдык. Нефтьчеләр дә әлеге өлкәне үстерүгә саллы өлеш кертә. Шуңа да Әлмәтнең мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре республикада иң яхшылардан санала, - диде тантаналы чарага җыелган тәрбиячеләрне сәламләп муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.Самойлов.

Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе начальнигы М.Шәмсуллина бәйге җиңүчеләренә тырышлыклары, үз һөнәрләрен сөюләре өчен рәхмәтен белдерде һәм киләчәктә дә шундый булып калуларын теләде.

Чара барышында "Йолдызчыклар - 2012", "Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе педагог-психологы портфолиосы" бәйгеләрендә төрле номинацияләрдә призлы урыннар алганнарга дипломнар тапшырылды. Шулай ук "Ел тәрбиячесе - 2012" республика бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләре дә аталды. Беренчелекне биредә "Бәләкәч" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Л.Закиҗанова яулады. Лилия Җәмилевна республика күләмендә узачак "Ел тәрбиячесе - 2012" бәйгесендә шәһәребез данын яклап чыгыш ясаячак, аңа уңышлар юлдаш булсын!

Нәниләребезнең матур чыгышлары, дәртле җырлары һәм биюләре чарага ямь өстәде һәм җиңүче апаларына иң зур бүләк булып барып иреште.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250