Такси йөртүчегә пычак белән ташланган
Пассажирлар ташу белән шогыльләнүчке шәхси эшмәкәр 40 яшьлек хатын-кыз.
Чираттагы юллама белән эшләп йөргәндә, машинасында баручы ир-ат аның муенына пычак тери һәм транспорт чарасының ачкычын таләп итә башлый. Таксист югалып калмыйча көрәшә башлый. Нәтиҗәдә, һөҗүм итүче качып китә.
Вакыйга Казан-Питрәч арасында була.
Хәзер бу уңайдан җинаять эше кузгатылган. Тәртип сакчылары һөҗүм итүчене эзләү белән мәшгуль. Аңа чама белән 35-40 яшь, буе 170-174 см, ябык гәүдәле. Өстендә кара куртка, каар чалбар, башында ак язу төшерелгән кара төстәге бейсболка.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia