Таиландта бер кыз ир-ат мәетенә кияүгә чыккан
Туй күмү йоласы барышында булган.
Таиландта гадәти булмаган туй теркәлгән. Чаченгсау провинциясендә яшәүче яшь кыз Нан Тхиппхарат сөйгән яры Фиатның мәетенә кияүгә чыккан. Кәләш сүзләренчә, сөйгәнен беркем дә алыштыра алмаячак. Фиат йөрәк өянәгеннән үлгән. Аның кинәт гомере өзелүе ике як гаилә өчен дә көтелмәгән хәл булган, чөнки ул бервакытта да йөрәк белән авырмаган.
Туйдан соң Фиатны соңгы юлга озатканнар ә Нан фотосын социаль челтәрдәге үзенең страничкасына куйганҺәм язган: "Тыныч йокла, Фиат! Безнең хыял тормышка ашты".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia