Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Таиландка очучы самолетка ни булган?

Мәскәүдән Таиландка очучы Boeing ашыгыч рәвештә Ташкентка төшеп утырган.

«Азур-Эйр» авиакомпаниясенең Домодедоводан Пхукетка очучы самолеты двигательдә май күләме түбән булуын күрсәтүче датчигы эшләгәннән соң Ташкентка төшәргә мәҗбүр булган. Бу хакта РИА «Новости» хәбәр итә.

Самолет бортында 327 пассажир. Ташкентка төшү вакыты Мәскәү вакыты белән 3 сәгать 38 минут. Хәзерге вакытта авиакомпания пассажирларны билгеләнгән урынга кадәр илтү өчен резервтагы ике самолет бирә. Тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса