Реклама
Бу юлы да кырыгалдарларның тозагына 85 яшьлек пенсионер эләккән.
Каракларның җайга салынган схемасы бер инде: имеш, якының бәлага тарыган, җинаять эше ачмас өчен акча кирәк. Һаман саен сөйләп, һаман саен кисәтеп торуга карамастан, олы яшьтәгеләр бигрәк тә алдана шул.
Бу юлы да вакыйга таныш сценарий буенча бара. Пенсия яшендәге әлмәтлегә "туганы" да, "адвокаты" да шалтыратып, таксист аркылы банкатна алган 90 мең (!) сум акчаны биреп тә җибәрә. Мескен әби үзенең нигә юлыкканын соңлап кына аңлый...
Шул ук көнне полиция бүлегенә тагын дүрт мөрәҗәгать барып ирешә. Һәр очракта да алдау юлы белән алардан акча каерырга маташканнар булып чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+