Тагын ике гөмбәче адашкан
Тукай районында гөмбә җыярга киткән 28 һәм 30 яшьлек ике хатын-кыз адашкан.
Әлеге хәл кичә Тукай районы Белоус бистәсе янындагы урманда булган. Аларның адашуы хакында коткару хезмәтенә дә җиткерелә. Элемтәгә гөмбәчеләр үзләре чыккан. Адашкан хатын-кызларны коткаручылар гына түгел, Чаллы урманчылыгы хезмәткәрләре дә эзләргә булыша.
Бәхеткә күрә гөмбәчеләр табылган. Аларга медицина ярдәме кирәк булмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа