Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Табыш алам дип 100 меңен югалткан

Кеше алдап, тәмле телләре белән ышаныч яулап, аларны соңгы тиеннәрсез калдырып көн күрүчеләр турында күпме генә сөйләсәк тә, артык булмас сыман.

Менә тагын бер пенсионер аларга 100 мең сумын биреп җибәргән.

Узган атнада көндезге сәгать 11 ләр тирәсендә урамда 73 яшьлек пенсионер әби янына яшь кенә бер ханым килә һәм үзен банк хезмәткәре дип таныта. Әби, билгеле инде, әдәп саклап аны тыңларга мәҗбүр була. Ә тегесе банкта пенсионерлар өчен бик тә отышлы процент ставкалары булдырылуын, әлеге акция барышында банк хезмәткәрләренең үзләренең өлкәннәр буенча йөрүен һәм кирәкле документларны тутыруларын әйтә. Ханымның сайравы нәтиҗәсен бирә - әңгәмә барышында ул пенсионерның 100 мең сум акчасы булуын ачыклый. Әбигә бик матур итеп мондый акчасы булганнарга банктан бүләккә 15 мең сум алырга мөмкинлеген хәбәр итә. Пенсионерга кул селтәп кенә китәргә дә бит, юк, ул үгетләүләргә каршы тора алмый һәм үзенең берәмтекләп җыйган акчасын алып килә.

Күпмедер вакыттан соң алар янына банкның тагын бер "хезмәткәре" килеп кушыла. Әби алдында куелган спектакль ышандырырлык була - имеш, шушы ук урамда яшәүче бер пенсионер биргән акча шикләндерә, аны хезмәт машинасында урнаштырылган компьютердан тикшереп карарга кирәк. Шул арада каяндыр ир-ат килеп чыга һәм ул акчаларны тикшерергә алып китә. Хатын-кызлар әби янында озак юанмый, аннан бераз көтеп торуын сорап, шулай ук каядыр югалалар. Аларны бераз көтеп торганнан соң гына пенсионер үзен алдаганнарына төшенә. Полициягә мөрәҗәгать итүдән гайре чара калмый.

Мошенниклар пенсионерларны корбаннары итеп юкка сайламый. Алар тиз ышанучан һәм мондый заманага күнегүе дә авыр.

- Без бит элек ишекне дә бикләмичә йоклый идек. Шәһәргә килеп кунарга урын таба алмаганнарны кызганып фатирга йокларга кертә идек. Әле дә я су, я ашамлыклар бирүне сорап кыңгырау төймәсенә басучылар бар. Ачлык заманны, авырлыкларны күреп үскәч, интекмәсеннәр дип шатлана-шатлана бирәбез, ярдәм итә алганыбызга сөенәбез. Хәзер тормыш җитеш, нигә кешенең рәнҗешен, гөнаһлар җыеп йөрергә. Пенсионерларның акчасы артык булудан түгел, үлемтеккә булыр, балалар интекмәсен дип җыелган ул, - диде Ленин урамында яшәүче 84 яшьлек Фәгыйлә әби.

Мошенниклар бу бит аларның соңгы тиене дип тормый, аларга үзләренең кесәләрен ничек тә булса калынайтырга кирәк. Кемнәр булып кына керергә тырышмый алар фатирларга - социаль яклау идарәсе, газ, торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре һәм башкалар булып.

"Игътибарлы булыгыз, йортыгызга чит кешеләр кертмәгез, мондый очраклар турында якыннарыгызга сөйләгез, таныш булмаган кешеләр белән сөйләшкәндә үзегез турында артык белешмә бирмәгез, хәтта кайгылы хәбәр булса да, бөгелеп төшмәгез, тынычлыкны саклап шунда ук бу мәгълүматны тикшерегез, шикләнү белән "02" номерына шалтыратыгыз" - полиция хезмәткәрләренең киңәше әнә шундый.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250