Табиблар операция вакытында кеше эчендә марля калдырганнар
Табибларга каршы җинаять эше кузгатылган.
Август аенда Биробиджан шәһәрендә була бу хәл. Ир вафат була. Мәетне ярган вакытта аның корсак куышлыгында марля салфеткасы табып алалар. Ул үлекле перитонит һәм интоксикациягә китергән.
Хәзерге вакытта фаҗига килеп чыгу нечкәлекләре һәм бу җинаятьне кылуда катнашкан затларны ачыклау буенча ашыгыч тикшерү гамәлләре башкарыла, экспертизалар билгеләнгән. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа