Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Алабугада көчләнгән кызның аякларына ампутация ясалмый

Кичә Республика балалар клиник хастаханәсенә алып киленгән көчләнгән Алабуга кызының сәламәтлегендә уңай якка үзгәреш күзәтелде, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.


Ул үз аңында, ләкин хәле гадәттәгечә авыр. Баланың ике аяк табаны, кул чуклары, сул балтыры өшегән. Хәзерге вакытта аның белән табиблар командасы, шулай ук психологлар эшли.

Ул Республика балалар клиник хастаханәсе реанимация бүлегенең интенсив терапия палатасында ята.

Шулай ук "Татар-информ" МАна шәхси чыганаклардан билгеле булганча, баланың кул-аякларына ампутация ясау турында мәсьәлә әлегә каралмый.

Исегезгә төшерик, кичә якынча сәгать унбердә Алабугада ике ир-ат чокырдагы кар көртендә сексуаль көч куллану, өшү билгеләре һәм кыйнау эзләре белән 8 яшьлек кызны тапканнар. Бала хастаханәгә алып барылган.

Баланың кем булуы ачыкланган, кыз бала - алты балалы гаиләдән. Ул 2013 нче елның 19 нчы февраленда өйдән мәктәпкә киткән һәм анда барып җитмәгән.

РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе РФ Җинаять Кодексының 131 нче маддәсенең 4 нче часте (14 яше тулмаган үсмерне көчләү) буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерүне дәвам итә.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250