«ӘТ» журналисты Ирина Апачаева 30 елдан соң пирог пешергән [+ФОТОЛАР]
Юкка түгел, юкка түгелдер... (көйләп укыгыз)
«Әлмәт таңнары» газетасының бүлек мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты Ирина Апачаевага бүген икеләтә бәйрәм - Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлана торган көн аның редакциядә эшли башлавына 30 ел тулу белән туры килгән. Шуңа күрә ул иртәдән үк эш кайнаган редакциябезгә бәйрәм пироглары күтәреп килде.
- Бүген мин иртәнге сигездә үк киләчәк өчен тавыш бирдем. Бу гражданлык позициясе сайлаган эш, яр кебек үк мөһим адым. Минем хәтердә әле әти-әниләрнең бизәлгән тарантасларга төялеп тавыш бирергә барулары саклана. Шул вакыт үземнең дә тизрәк үсәсе, олылар кебек үк җаваплы адым ясыйсы килә иде. 30 ел эш дәверендә андый адымнар, шөкер, күп ясалды. Журналист эшчәнлеге, гомумән, җаваплылыкның иң зуры инде ул, - ди Ирина Николаевна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа