Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Сөяркәсенең 10 мең евросын һәм 200 мең сум акчасын урлаган

81 яшьлек ир-ат 56 яшьлек ханым белән җиде ел элек газетадагы игълан аша танышкан булган.

Аннан соң ул аның янына күчеп килә. Башкорстанда яшәүче ханымның йортыннан күп суммадагы акча юкка чыга. Хуҗабикә акчаны кызына торак сатып алу өчен җыйган була. Ул өйдәшеннән шикләнә. Зыян күрүче полициягә шунда ук мөрәҗәгать итми. Өйдәш акчаны кайтару турында расписка яза. Әмма ике ай үтә, ә акча кайтарылмый. Шулай итеп 81 яшьлек абзыйга карата җинаять эше кузгатыла. Тикшерүчеләр аның счетында эре суммада акча табалар. Табылган документлар аның Германиягә кызы янынан очарга әзерләнүен күрсәтә. Ул сөяркәсенең акчасын урламавын әйтә, озак еллар буе үзем җыйдым ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса