Реклама
Шәһәрдә һәм районда өлкән яшькә җитүчеләрне хөрмәтләү дәвам итә. Быел Әлмәт муниципаль районы буенча 100 яшен тутырган ике кеше исәпләнә. 90 һәм 95 яшьлекләрнең саны 44. Аларның җидесе ир-ат, калганнары хатын-кызлар. 2 августта Иске Әлмәттә гомер кичерүче Мәсрүрә Ханнанова да мәртәбәле кунакларны кабул итте.
Мәсрүрә Габдрәкыйп кызын 90 яшьлек юбилее белән котларга Әлмәт муниципаль районы Советы рәисе урынбасары Ирек Фәррәхов, социаль яклау идарәсе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт бүлеге хезмәткәрләре килгән иде. Ирек Рәшитович тыл ветеранына Россия Федерациясе Президентының һәм район башлыгы Мәҗит Салиховның котлау хатларын тапшырды, изге теләкләрен җиткерде.
Камы-Исмәгыйльдә туып-үскән Мәсрүрә апага тормышның барлык авырлыкларын күрергә туры килгән. Өстәвенә улы - тумыштан II төркем инвалид. Яшьлек еллары Свирьстрой якларында узган. Ул биредә вербовкаланып тимер юлда эшләгән. Аннан Бөгелмәгә кайта.Сугыштан соң бәхет эзләп җылы якларга - Ташкентка китә. Язмыш дигәнең шул буладыр инде ул, бөтенләй чит-ят җирдә Әлмәт егете белән таныша. Ә инде кызлары Җәннәт туып бераз Үзбәкстанда гомер кичергәннән соң гаилә туган якларга кайтырга ниятли. Шулай итеп Ханнановлар гаиләсе - Мәсрүрә апаның иренең әти-әнисе дә, алар да Иске Әлмәттәге төп йортларына әйләнеп кайталар.
Мәсрүрә апа медицина айныткычында санитарка булып эшли. 27 ел гомерен шушы хезмәткә багышлый ул. Хезмәт ветераны үзен бүген дә онытмауларын, бәйрәмдә бүләкләр бирүләрен әйтте. 90 яшьлек юбилее уңаеннан да эш урыныннан бүләкләнү аның өчен бик куанычлы булды.
Тормыш иптәше моннан 35 ел элек гүр иясе булган. Бүген Мәсрүрә апа улы Зәкуан белән гомер кичерә. Подстанция тирәсендә яшәүче кызы көн саен иртә-кич килеп аларга ярдәм итеп тора.
Әни бик киң күңелле, мәрхәмәтле безнең. Оныклары да аның белән рәхәтләнеп аралаша. Хәзер начар сөйләшүенә дә карамастан, һәр нәрсә белән кызыксына, - диде Җәннәт ханым.
Оныкларга бай булып чыкты язмабыз герое: өч оныгы, биш оныкчасы бар. "Авыр еллар һаман да истә, балаларга да, башкаларга да шундый кыенлыкларны күрергә язмасын"- иң зур теләге әнә шундый 90 яшендә чәчәк бәйләмнәренә күмелгән Мәсрүрә апаның.
Ирина Апачаева
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы