Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Суда баткан баланы коткарган үсмер үзе батып үлгән

Аның гәүдәсен берничә сәгатьтән соң гына табып алганнар...

Вакыйга кичә булган. Питрәч районында 9 яшьлек Владислав атлы малай ата-анасыннан башка гына су коена торган була. Кинәттән ул бата башлый. Баланың коткару ялваруын ишеткән 14 яшьлек Александр Конов беренче булып ярдәмгә ташлана. Малайны тартып чыгарган вакытта батучы куркудан аның җилкәсенә менеп атлана. Нәтиҗәдә малайларны олыраклар күреп ала. Беренче эш итеп алар су өстендә булган Владиславны тартып чыгаралар. Кабат суга кергәндә Александр инде хәлсезләнеп су төбенә киткән була.
Үсмернең гәүдәсен кич белән 4 м тирәнлектә ярдан 8 метр эчтәрәк булган урында водолазлар табып ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса