Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Су басу куркынычы булган очракта әлмәтлеләргә киңәшләр

Бу атнада Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы су басу куркынычы янаган төбәкләр исемлеген бастырып чыгарган.

Анда Татарстан да керде. Ә Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы буенча федераль хезмәт белгечләре бу язда республика елгаларында күпләп боз тыгылуын һәм суның бик нык күтәреләчәген фаразлый.

Бу нәүбәттән әлмәтлеләргә саклык йөзеннән гадәттән тыш хәлләр министрлыгы киңәшләренә колак салу мөһим

Су басу куркынычы турында хәбәр алгач:

1. Гадәттән тыш хәл вакытында кирәк булырга мөмкин булган барлык әйберне дә әзерләгез: йөзү чаралары, бау, баскыч, сигнал җайланмалары;

2. Азык-төлек, документлар һәм кыйммәтле әйберләрне бина яки йортның иң өске катына, чормага урнаштырыгыз, ә су күтәрелә башлаган очракта түбәгә менгерегез;

3. Йорт хайваннарын калку урыннарга куыгыз.

Эвакуация турында кисәтү алгач:

1. Үзегез белән өч көнгә җитәрлек азык-төлек, су үткәрми торган пакетка төрелгән документлар, беренче ярдәм күрсәтү аптечкасын, үзегез куллана торган даруларыгызны алыгыз;

2. Өйдә газ, су һәм утны сүндерегез, вакытыгыз булса, ишек һәм тәрәзәләрне кадаклагыз;

3. Баз авызы янына су кермәслек итеп туфрак өегез.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250