Стивен Сигал Россия гражданлыгы алырга мөмкин [+ФОТО]
Америка актеры Стивен Сигал киләчәктә Россия гражданлыгы алырга җыенуы турында җиткерде.
Аның сүзләренчә, ул Россиядә елына берничә ай вакытын уздырырга җыена икән. "Мин Россия гражданлыгы турында уйланам. Ул каядыр - офыкта", - дигән актер Көньяк Сахалинда узган "Край света" кинофестивале вакытында. Сигал шулай ук Россияне ошатуын, биредә мәдәниятнең бай булуын да әйткән.
"Мине Сахалинның урыны җәлеп итте. Ул Япония белән янәшә урнашкан", - дигән кино йолдызы.
Исегезгә төшерәбез: Стивен Сигал Кыргызстанда Чолпан-Ата шәһәрендә икенче Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары ачылышында катнашкан һәм анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә ярышларны күзәткән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа