Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әстәгыфирулла: яңа туган баланы полиция табып алган

36 яшьлек хатынны ана хокукларыннан мәхрүм иткәннәр.

Чаллыда ай ярымлык баланы полиция хезмәткәрләре үлем иләгеннән коткара. Күршедәге фатирдан һәрвакыт бала елаган тавыш килә дип, полициягә хәбәр килә. Баксаң, яңа туган баланы ата-аналары гел карамаган. Алар эчеп яткан. Бик еш аның үзен генә калдырып чыгып киткәннәр. Сабыйның дүртәр көн астын алмаштырмаганнар, бик сирәк кенә гади сөт эчергәннәр. Балада табиблар күп төрле авырулар барлыгын ачыклаганнар. Хәзер ул балалар йортында яши.

Моннан тыш эчкече хатынның башка балаларын да гаиләдән алганнар. Күке ананы өч елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса