Әстерхан өлкәсендә яшәүче Тәнзилә Бисембеевага 120 яшь
Әстерхан өлкәсендә яшәүче 120 яшьлек Тәнзилә Бисембеева дөньяның иң өлкән кешесе санала.
Россия Гиннесс рекордлар китабына кергән Тәнзилә Бисембеева 1896 елда туган, патша Россиясен дә, революцияне дә, Бөек Ватан сугышын да, СССР таркалуны да күргән. Аның өч улы, ун оныгы, 24 оныкчыгы, тагын 2 оныгының оныгы бар. Хәзер Исламгазы бистәсендә яши. Әби 100 яшенә кадәр табибка күренмәгән, күзе начар күрә башлагач кына, хастаханәгә барырга мәҗбүр булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia