Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

“Солдатта булган...” дисеннәр

Россия армиясен реформалаштыру, быел гамәлгә кергән язгы чакырылыш тәртибе - хХәрби комиссариат вәкилләре Әлмәттәге югары һәм махсус урта белем бирү йортларында булачак Ватан сакчыларына шулар хакында аңлату очрашулары башлап җибәргән иде. 24 апрельдә Әлмәт театры бинасында гомумшәһәр хәрби хезмәткә чакырылучы көне үтте.

Солдат шинеле кияргә тиешле Әлмәт егетләренең беренче төркеме 10 майда хәрби частьләренә юл алачак. Язгы чакырылышта быел 300 дән артык егет Ватан сагына баса. Аларга мөрәҗәгать итеп хәрби комиссар Ришат Сабиров "елдан-ел армия хезмәтенең гуманлашуын" билгеләп үтте. Хәрби хезмәткә кагылышлы иң зур яңалыкның берсе - егетләрне финанс яктан тәэмин итү тәртибенә үзгәрешләр кертелү. Быелдан башлап аларга чакырылыш пунктларында беренче тапкыр банк карталары бирелә һәм ай саен исәп счетына 2 мең сум күләмендә акча күчереләчәк. Егетләр өчен иң мөһиме - Ватан алдындагы изге бурычны тиешенчә үтәп кайту.

Хәрби хезмәткә чакырылучы көне тантанасында Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә илнең көньягыннан ерак көнчыгышкача 900 ләп әлмәтле хезмәт итә. Шуларның икесенең - Ульяндагы 31 нче десант-штурм бригадасында хезмәт итүче Дамир Якупов һәм Руслан Хәсәншинның әти-әниләренә бүген командирларыннан рәхмәт хатлары тапшырылды.

Хәрби хезмәткә чакырылачак егетләр арасында узган ярышларда шәхси беренчелеккә ия булган егетләр дә сәхнәгә күтәрелде.

Л.Минаева.

Р.Гәрәев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250