Реклама
Бу хәл 1943 елның июнендә Орел-Курск дугасында булды.
Безнең укчы полк Орел өлкәсенең Залегошь тимер юл станциясе аша агучы Неручь елгасының сул ярында оборонада тора. Окопларыбыз елганың түбән ярында, сай, су чыкканга, тирән казырга ярамый. Немецлар югары ярда урнашкан, аннан безнең траншеялар яхшы күренә. Окопларда бары тик төнлә генә хәрәкәт итәргә мөмкин, чөнки немец снайперлары хәрәкәт итүче бөтен нәрсәгә аталар. Көндезләрен сугышчылар немецларның нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен яшеренеп күзәтеп утыра. Төннәрен дошманның ут нокталарын яхшырак күрер өчен зигзаг сыман окоплар казуны дәвам итәбез. Иртәнге ашны таң атканчы ук термосларда китерәләр, ә кичкесен - кояш баегач.
Көн дә иртән бер үк вакытта безнең позиция миномет утына тотыла иде. Блиндаждагы солдатларга миналар зыян китермәде. Һәр кич саен немецлар ягыннан куәтле радиоҗайланма рус телендә хәбәрләр биреп тора. Безнең сугышчылар әлеге җайланмага "брехомет" дигән исем кушты. Гитлерчылар безнең солдатларны һәм офицерларны алар ягына күчәргә өндиләр. Моның өчен нәрсә генә вәгъдә итмиләр: оҗмахтагыдай тормыш, байлык...
Шул вакытта рота командиры лейтенант Коноваловның башына гитлерчы "трубодурлар"ның арт сабакларын укытырга дигән идея килә. Аның планын рота командованиесе дә хуплый. Төнлә, җаен туры китереп, командир немецларга дошман ягына күчүче сыйфатында кече лейтенант Даниловны җибәрә. Данилов безнең ротага дивизиянең политотделы тарафыннан шуның өчен махсус килә. Аның һәрбер адымы бөтен нечкәлекләре белән уйланыла һәм планлаштырыла. Груздев исеменә солдат кенәгәсе дә бирәләр, рядовой киемен кидерәләр. Караңгы төшү белән Данилов-Груздев дошман лагеренда була. "Дошман ягына күчүче"не таза гына, борынында сөяле булган немец офицеры сораштыра башлый. "Дошман ягына күчүче", башын тилегә салып, немецларның юкка кан коймаска дигән өндәвенә ышанып, сөенә-сөенө руслардан качтым, ди. Имеш, бик күп совет сугышчылары аның кебек эшләргә тели, тик радиоҗайланма аша бер төрле вәгъдә биреп, чынбарлыкта барлык дошман ягына күчүчеләрне юк итәчәк немецлар белән куркыталар икән комиссарлар. Үзенең тугрылыгын раслау өчен Груздев икенче төнне 12 солдатны алып килергә вәгъдә итә. Тик немецлар бик яхшы кабул итәргә тиешләр.
- Гут! Гут! - дип шатлана фашист.
Уңышлы пропаганда операциясе өчен бүләкләр һәм башка төрле өстенлекләрне һич тә кызганмыйча мулдан бирәчәкләренө ышандырып, фашистлар Груздевны шул ук төнне юлга җибәрә. Аңа мина кырында хәвефсез араны күрсәтәләр, алгы сызыкта яңадан очрашу вакыты һәм урыны турында сөйләшеп куялар. Дошман ягына күчүчеләрнең барысы да Груздев белән траншеялар янына җиткәч, немецлар янына кулларын күтәреп барырга тиешләр.
Икенче көнне тулысынча һәм кичен рота командованиесе Данилов-Груздев белән иң кыю сугышчылар арасыннан махсус сайлап алынган "дошман ягына күчүчеләр"не әзерләде. Тылда урнашкан барлык артиллерия һәм оборонаның алгы сызыгындагы пулеметлар командование боерыгы белән тулысынча сугышчан әзерлеккә китерелде.
Елга өстеннән томан тарала башлауга немецлардан илле адым ераклыкта үлән эченнән 12 сугышчы, әйтерсең лә диңгездән чыккан кебек, траншеяның немецлар күрсәткән ягына таба юнәлде. Анда полк командиры җитәкчелегендә бик күп кенә фашист офицеры җыелган иде. Русларның массакүләм рәвештә әсирлеккә төшүен сурәткә алу өчен югарыдагы командование кинооператорларын да алып килгән.
Дошманга кадәр 20-25 адым кала. Кинәт сугышчыларыбызның күтәрелгән кулларыннан 12 граната "лимонка" оча һәм фашистлар белән тулган траншеяда шартлый. Алар артыннан тагын ун граната оча. Якындагы пулемет расчетлары, кинооператор, бик күп солдат һәм офицер юк ителде. Җилкәләренә салынган плащ-палаткалардан автоматларын алып, "дошман ягына күчүчеләр" пулялар яңгыры белән яшен тизлегендә немецларны тар-мар итәләр һәм дошманның югалып калуыннан файдаланып, үзләре белән дошман пулеметын һәм граната кыйпылчыгыннан зыян күргән, әле төшерелеп бетмәгән тасмасы белән кинокамераны эләктереп, кирегә китәләр.
Әлеге очрактан соң фашист "брехомет"ы тынып калды, ә зыян күргән полкны фашист командованиесе алгы сызыктан алып, башкасына алыштырды.
Сугышчыларыбыз шулай итеп гитлерчыларның арт сабакларын укытты. Бу операциядән соң фашистлар турында күпме мәзәк барлыкка килде. Бу солдатларыбызның рухын күтәрде, алдагы һөҗүмнәргә әзерләде.
Ниҗад ШӘҢГӘРӘЕВ
250 нче укчы дивизиянең 918 нче
укчы полкы сержанты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы