"Соңгы кыңгырау"да мәктәп директорының дәртле биюе бар кешене шаккатырган [+ВИДЕО]
Саратовта Көнчыгыш-Европа лицее директоры Роман Овсенев соңгы кыңгырау көнне тантаналы кичәдә укучыларга гаҗәеп бүләк ясаган.
Ул "Кар-мэн" төркеменең "Лондон, гудбай" җырына биегән. Укучылар исә аны видеога төшереп YouTubeка урнаштырганнар. Директорның чыгышын укучылар, укытучылар гына түгел, Саратов өлкәсе губернаторы да караган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа