Реклама
Менә бит, Әлмәттә яшәүче 43 яшьлек ханым шул рәвешле акчасыз калган ди...
Телефонына банка картасы блокировкага куелуы турында хәбәр килгәч, ул тизрәк СМС та күрсәтелгән номерга шалтыратырга ашыга һәм яңгыраган күрсәтмәләр буенча аферистларга реквизитларын һәм карта паролен дә хәбәр итә. Шулай итеп бик кыска вакыт аралыгында аның хисабыннан 13 мең сум акчасы юк та була. Бичарага полициягә барудан гайре эш калмый инде. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара дип хәбәр итә Әлмәт полиция бүлеге матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+