Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Сөләйман хәзрәт Зариповны эзләү нәтиҗәләр бирми

Татарстанда имам-хатыйб Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гражданының билгесез юкка чыгуына ике ай чамасы вакыт үтте. Әмма хәзрәтнең туганнары әйтүенчә, эзләү эшләре һаман да нәтиҗәләр бирми. Имам турында бернинди мәгълүмат юк.

Хәзрәтне эзләү максатыннан ачылган Буа һәм Саранск штаблары инде ябылып, әле дә эшләп килүче бердәнбер Казан штабы гына калган. Ләкин анда да Сөләйман хәзрәтнең язмышына битараф булмаган волонтерларга бернинди дә эш таба алмыйлар. Эзләү нокталарында полиция вәкилләре тикшерү эшләре алып бара икән.

Сөләйман Зариповның кияве Гөмәр Ганиев билгеләп үткәнчә, хокук саклаучылар тикшерү эшләре тәмамланмау сәбәпле имамның туганнарына бернинди дә актуаль мәгълүмат бирми. Шуңа карамастан, хәзрәтне эзләп табарга ярдәм итәргә теләүчеләр саны кимеми. Алар һаман да Казан штабына шалтыратып, хәлне белешеп торалар икән.

http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса