Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Сәламәт буласың килсә – җәяү йөр [+ФОТОЛАР]

Әлбәттә, бу шөгыль безнең барыбызның да гадәтенә кергән булырга тиеш. Ә моның өчен баланы яштьтән ияләштерергә кирәк.

Әлмәт шәһәренең 1 нче мәктәбендә бу юнәлештә эшне башлап җибәргәннәр дә инде. Уку елы тәмамлануга уку йортының 2б сыйныфы укучылары чып-чын походка киткәннәр. Әлеге әяүле сәяхәткә алар тиктомалдан гына кузгалмаган, әлбәттә. Балаларның тәүге походы - бер ел дәвамында даими алып барган эш нәтиҗәсе. Баксаң, биредә туризм түгәрәге эшләп килә икән һәм анда олырак апа-абыйлары белән бергә нәниләр дә табигатьтә яшәү шартларына, куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәнә. Ел азагында үз осталыгыңны реаль шартларда сынап карай мөмкинлеге дә иң-иңнәргә генә бирелә.

- Безнең сыйныф балалары үзләренең күп белергә омтылулары, тиктормас булсалар да, физик яктан чыныккан булулары белән түгәрәкне оештыручыларны шаккатырды. Шуңа әлеге походны без укучыларны бүләкләү максатыннан да оештырдык, - ди сыйныф җитәкчесе Марселя Заһидуллина.

Беренче карашка буй җитмәслек булып тоелса да (урынга чаклы 2,5 км араны узасы, шунда ук палатка куясы, лагерь җәелдерәсе), сәяхәтчеләр куйган максатларга җиткәннәр. Тиз арада барлык биремнәрне үтәп, техник этапларда көч сынашкан. Аның өчен арканнар буенча текә яр кичәсе, "тарзанка" һәм "параллель култыкса" кебет турларны узарга туры килгән.

Бераз арысалар да, азакта пешерелгән "балта боткасы" барлык борчуларны "юып та төшергән". Нәтиҗәдә тәмле ашлар ашап, ачык һавада уеннар уйнап канәгать калган балалар кабаттан җәяү шәһәргә кузгалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса