Синоптиклар: Татарстанда һава торышы начарлана
Һава тарышы шартларының начараюы 2 апрельдә төнлә һәм көндез булыр, дип фаразлана.
Синоптиклар Татарстанда һава торышы шартларының начараюын кисәтә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 2 апрельдә төнлә һәм көндез республика буенча күз күреме 500 м һәм аннан азрак булачак. Томан, кыска вакытлы буран көтелә. Көндез төньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил булачак, ди синоптиклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia