Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Сихердән курыккан әлмәтле мошенникка 250 мең сум акчасын биргән

22 августта көндезге икеләр тирәсендә Әлмәттә әлегә шәхесе ачыкланмаган зат үтеп баручы бер хатын-кызны туктатып, аның үзенә һәм туганнарына бик куркыныч сихер салынуы турында хәбәр итә.

Ярдәм итәргә тәкъдим итә.
Мошенниклар турында кисәтүләрне моңа кадәр ишеткән булса да, 55 яшьлек ханым әлеге зәхмәттән арынырга ашыга һәм аферист киңәше белән аңа үзенең саклыклап торган 250 мең сум акчасын бирә.
Соңрак, мошенник кармагына эләккәнен аңлап алган бу ханым полициягә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.
Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса